16+

Татарстанда 4 ай эчендә юл-транспорт һәлакәтендә 4 бала үлгән

2020 елның 4 ае эчендә Татарстанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 91 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Татарстанда 4 ай эчендә юл-транспорт һәлакәтендә 4 бала үлгән

2020 елның 4 ае эчендә Татарстанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 91 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Бу хакта республиканың Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. 4 бала үлгән, 101есе - җәрәхәтләр алган.

3 июньгә кадәр республикада “Игътибар - балалар!” дигән профилактик чара уза. Автоинспекторлар мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча онлайн-дәресләр үткәрәчәк. Машина салонында балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәүгә, кечкенә пассажирның буе һәм авырлыгы буенча туры килә торган махсус утыргыч булуны тикшерәчәкләр.

ЮХИДИ республикада яшәүчеләрне юлларда үтә игътибарлы һәм сак булырга, кагыйдәләрне үтәргә чакыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading