16+

Татарстанда 400 чыгарылыш укучысы БДИ бирүдән баш тарткан

БДИда катнашу өчен барлыгы 18 138 кеше теркәлгән. 

БДИда катнашу өчен барлыгы 18 138 кеше теркәлгән. 

Быел Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын тапшырудан 400 укучы баш тарткан. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, быел югары уку йортларына керергә уйлаучылар гына БДИ тапшыра.

Борһанов хәбәр иткәнчә, республикада БДИда катнашуга барлыгы 18 138 кеше теркәлгән. Шул исәптән 16 653есе мәктәпне быел тәмамлаучы укучы, 1 232 - элекке елларда укыганнар һәм 253  - кеше һөнәри училище тәмамлаучылар.

Министр сүзләренә караганда, Россиядә бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга теләүчеләрнең гомуми саны узган ел белән чагыштырганда 5%ка кимегән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading