16+

Татарстанда 540тан артык кеше гараж амнистиясеннән файдаланган

Гараж амнистиясе шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә керткәнче төзелгән гаражларны гына түгел, ә алар астындагы җир кишәрлекләрен да судсыз һәм бушлай теркәргә мөмкинлек бирә.

Гараж амнистиясе шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә керткәнче төзелгән гаражларны гына түгел, ә алар астындагы җир кишәрлекләрен да судсыз һәм бушлай теркәргә мөмкинлек бирә.

Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан буенча идарәсе тарафыннан гараж амнистиясе буенча 540 артык күчемсез милек объекты теркәлгән. Алар — 408 гараж һәм 133 җир кишәрлеге. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сөйләде.

«Гараж амнистиясе шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә керткәнче төзелгән гаражларны гына түгел, ә алар астындагы җир кишәрлекләрен да судсыз һәм бушлай теркәргә мөмкинлек бирә. Милек хокукын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибеннән файдалану өчен, гражданга гариза һәм тиешле документлар белән күчемсез милек объекты урнашкан урындагы җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диде ул.

Нәкъ менә башкарма комитет җир участогы бирү турында карар кабул итәргә һәм документларны Росреестрның Татарстан идарәсенә җибәрергә тиеш.

«Гараж амнистиясе Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә, Әлмәт, Чистай һәм Нурлат районнарында яшәүчеләр арасында популяр», — диде спикер.

https://tatar-inform.tatar

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading