16+

Татарстанда "5"леләр һәм "2"леләр кайсы мәктәпләрдә күбрәк куела?

Ел дәвамында Татарстан укучылары нинди билгеләр алып укыган? Нинди мәктәпләр иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән?

Ел дәвамында Татарстан укучылары нинди билгеләр алып укыган? Нинди мәктәпләр иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән?

Узган уку елына ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгьлүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы «Татарстан Республикасының Электрон мәгарифе» дәүләт мәгълүмат системасы белән бергә йомгак ясаган.

2019 елның 1 сентябреннән 2020 елның 1 июненә кадәр «Электрон журнал һәм көндәлек» республика модулендә 182 431 152 бәяләү нәтиҗәсе куелган. Шулардан:


«5»ле билгесе - 77 574 350;

«4»ле - 65 223 983;

«3»ле - 33 354 911;

«2»ле - 6 277 908.

Татарстан Республикасы Алабуга районының 10 нчы номерлы урта белем бирү мәктәбе куелган бишлеләр саны буенча - абсолют лидер. 2019/2020 уку елында бу мәктәптә 492 945 "бик яхшы" билгесе куелган.
Шул ук белем учагы ел дәвамында куелган билгеләрнең гомуми саны буенча да алда бара: 1 062 542 билге куелган. Ел дәвамында иң аз билге Аксубай районының Шәрбән башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә куелган - 423 билге.
Аксубай, Актаныш, Балтач, Биектау һәм Мамадыш районнарының берничә мәктәбендә бу уку елы дәвамында бер генә икеле билгесе куелмаган.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading