16+

Татарстанда 6 яшьлек кызны көчләгәне өчен пенсионер суд каршына баскан

Суд аңа катгый режимлы колониядә 12,5 ел рәвешендәге җәза билгеләде.

Суд аңа катгый режимлы колониядә 12,5 ел рәвешендәге җәза билгеләде.

Сарман районында яшәүче олы яшьтәге ирне балигъ булмаган кызны көчләү маддәсе буенча җинаять кылуда суд гаепле дип тапты. Бу хакта Татарстан  прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

2017 елда 66 яшьлек гаепләнүче күршедә яшәүче кызчыкны алдалап мунчага алып кергән һәм аны мәсхәрәләгән. 2020 елның августында шул ук хәл ирнең өендә кабатланган.
Пенсионер үз гаебен танымаган. Суд аңа 12,5 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән.

+18
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading