16+

Татарстанда 60 яшьлек ир һәм 11 яшьлек кыз суга баткан

Эссе көннәрне күпләр су буенда уздырырга ярата. Әмма җәйге челләдә аеруча сак һәм игътибарлы булу сорала.

Эссе көннәрне күпләр су буенда уздырырга ярата. Әмма җәйге челләдә аеруча сак һәм игътибарлы булу сорала.

Шушы көннәрдә Түбән Камада 60 яшьлек ир-ат дуслары белән Пионер күле буенда ял иткән. Ул су кереп алырга уйлаган. Ир-ат суга чумган, әмма шуннан соң башка калыкмаган.

Татарстанның Апас районында да фаҗигале хәл булган, дип яза Татар-информ.  

24 июньдә 11 яшьлек кыз көндез ике дусты белән ясалма күлгә су коенырга барган булган. Кыз бата башласа да, янында аны коткарырлык кеше булмаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading