16+

Татарстанда 6287 кешене талпан тешләгән

Эпидемия сезоны башланганнан бирле Татарстанның медицина оешмаларына талпаннар тешләү аркасында 6287 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 1209 ы – Казанда яшәүчеләр.

Эпидемия сезоны башланганнан бирле Татарстанның медицина оешмаларына талпаннар тешләү аркасында 6287 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 1209 ы – Казанда яшәүчеләр.

Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда яртыга күбрәк һәм уртача еллык күрсәткечтән 26,2% ка кимрәк.
Талпан энцефалиты буенча эндемик вируслы 30 административ территориядә талпаннар тешләү очракларының 92,8% ы күзәтелгән.

Эпидемия сезоны башыннан бирле кешеләрдән алынган 1439 талпан тикшерелгән: иксодлы талпан боррелиозы кузгатучы 414 ендә бүленгән (гомуми санның 28,8% ы), талпан вируслы энцефалитын кузгатучы табылмаган.

Татарстанда талпанга каршы 1803 га мәйдан эшкәртелгән, шул исәптән җәйге сәламәтләндерү оешмалары территорияләре – 605,9 га, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Быел талпан энцефалитыннан республиканың 3350 кешесе, шул исәптән 449 бала прививка ясаткан.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading