Баланың әти-әнисе туганнарын төрмәдән йолып калырга тырыша, полиция хезмәткәрләренә алар, уллары үзе йорт түбәсннән егылып төшкән, дип әйткән.
Фаҗига 12 августта Татарстанның Әгәрҗе районы Мәдьяр авылында килеп чыккан. Гаилә бирегә Чаллыдан туганнарына ял итәргә килгән. Квадроциклда йөргәндә, бала егылып төшеп кала һәм җан бирә. Аның әти-әнисе туганнарын жәлләп булса кирәк, полициягә баланың өй түбәсеннән егылып төшеп һәлак булуы турында хәбәр итәләр. Ләкин тикшерә торгач, чын дөреслек ачыклана.
Баштан квадроцикл руле артында булган иргә саксызлык аркасында үлемгә китерү турында маддә янаган. Тикшерү барышында җинаять эше башка дәлилләр белән тупланган. Хәзер квадроцикл йөрткән ир — ат саксызлык аркасында үлемгә китерүдә гаепләнә. Бу маддә өчен 5 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар