16+

Татарстанда ачуы чыккан ир хатын-кызга ут төрткән

Чаллының ГЭС бистәсендә 37 яшьлек ир танышы булган хатын-кыз белән низагка кергән һәм аның ахыры аяныч тәмамаланган.

Чаллының ГЭС бистәсендә 37 яшьлек ир танышы булган хатын-кыз белән низагка кергән һәм аның ахыры аяныч тәмамаланган.

Ачулы ир танышының өстенә антисептик сыеклык сибеп, зажигалка белән ут төрткән, дип яза Челниниские известия.
Зыян күрүче хатын-кыз, бите һәм аяклары пешеп, хастаханәгә озатылган.

Әлеге күңелсез хәл 4 ноябрьдә булган. Китерелгән зыянның дәрәҗәсен билгеләү өчен суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

32 яшьлек хатын-кызга зыян салган иргә алты елдан унике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading