16+

Татарстанда аерылышулар саны кимегән 

Росстат мәгълүматлары буенча, 2020 елның 9 аенда Россиядә аерылышучылар саны 55 мең яки 12,1 %ка кимегән.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2020 елның 9 аенда Россиядә аерылышучылар саны 55 мең яки 12,1 %ка кимегән.

Ел башыннан бирле барлыгы 400,3 мең никахлашу тантанасы уздырылган. 2019 елның шул ук чорында 455,4 мең аерылышу теркәлгән. 

Аерылышулар саны кимү буенча Мәскәү - беренче (5 948 очракка), Мәскәү өлкәсе - икенче (4 809 очракка), өченче урында - Санкт-Петербург (4 163 очракка). Свердловск өлкәсе аерылу саны кимү буенча - 4нчедә (2 362 гә) һәм Татарстан - 5нчедә (2 229га). 

Процент нисбәтендә аерылышулар саны Якутиядә (26,3% ка), Тывада (23,4% ка), Ярославль өлкәсендә (22,3% ка) максималь дәрәҗәдә кимегән. 

Татарстанда 2020 елның сентябренә, үткән елның шул чоры белән чагыштырганда, 23 аерылышуга күбрәк теркәлгән. Агымдагы елның сентябрендә 1 164 пар өйләнешкән, узган елның шушы чорында бу сан 1141 булган.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading