16+

Татарстанда акча тулы букча белән качкан автобус кондукторы тотылган

2 март иртәсендә Татарстанның Биектау районында акча урлаган автобус кондукторы яшәү урыны буенча кулга алынган.

2 март иртәсендә Татарстанның Биектау районында акча урлаган автобус кондукторы яшәү урыны буенча кулга алынган.

Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанда акча тулы букча белән качкан автобус кондукторы тотылган. Исегезгә төшерәбез, 1 март көнне 37 маршрут кондуктор автобуста ук спиртлы эчемлекләр эчә башлаган һәм үзен адекват булмаган рәвештә тота башлаган. Машина йөртүче моны күреп алып, аңа дәгъваларын белдергән, тик тегесе акча тулы букчаны алган да качкан.

Элекке кондуктор үз гаебен таныган һәм урланган барлык акчаларны да алкоголь сатып алуга сарыф итүе турында сөйләгән. Хәзер качкынга карата чикләү чарасы турында мәсьәлә хәл ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X