16+

Татарстанда анасы, ямьсез язган өчен, баласын кыйнаган

Былтырдан бирле бу хатын җиде яшьлек кызын интектерә.

Татарстанда анасы, ямьсез язган өчен, баласын кыйнаган

Былтырдан бирле бу хатын җиде яшьлек кызын интектерә.

Татарстанның Азнакай районында яшәүче хатын нәни кызын кыйнаган. Ул шулай итеп баласын матур яздырырга маташкан. Хәзер бу хатынга карата җинаять эше ачылган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткән.

Тикшерү версиясе буенча, былтырдан бирле бу хатын җиде яшьлек кызын интектерә. Әнисе кызын төрле сәбәпләр табып җәберли. Имеш, бала дөрес язмый, башлыгын дөрес бәйләми һәм башкалар.

Әлеге хәлне әби кеше күреп тора. Ул оныгын кыйнаулары турында полициягә хәбәр итә. Хәзер баланы социаль приютка алып киткәннәр.

Азнакайда яшәүче 37 яшьлек хатынга карата баласын җәберләү һәм тиешенчә тәрбияләмәү турында җинаять эше ачылган. Бу хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм итү турында мәсьәлә хәл ителә, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading