16+

Татарстанда балалар бакчасында янгын чыккан

Бүген, 13.22 дә Бөгелмәдәге «Василек» балалар бакчасында янгын чыккан. Бинаның икенче катындагы тәрәзә төбе һәм рамасы янган.

Бүген, 13.22 дә Бөгелмәдәге «Василек» балалар бакчасында янгын чыккан. Бинаның икенче катындагы тәрәзә төбе һәм рамасы янган.

Балалар бакчасыннан 71 бала һәм 19 хезмәткәр эвакуацияләнгән. Зыян күрүчеләр юк. 
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, ут балалар бакчасы хезмәткәрләре тарафыннан сүндерелгән. Яну мәйданы 4 кв. метр тәшкил иткән. 
 «Әлеге хәлдән соң прокуратура тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү тикшерелде. Урынга шәһәр прокуроры Артем Кривоносов чыкты», - дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Янгын сүндерүгә 45 кеше һәм 15 берәмлек техника җәлеп ителгән. Ут чыгуның сәбәбен янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре ачыклаячак.71 ребенок эвакуирован при пожаре из детского сада в Бугульме

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading