16+

Татарстанда банк хезмәткәре 3 млн сум акчаны мошенникларга күчергән

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлек хезмәткәрләре аеруча зур күләмдәге караклыкта шикләнелү буенча ике ир-атны тоткарлаган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлек хезмәткәрләре аеруча зур күләмдәге караклыкта шикләнелү буенча ике ир-атны тоткарлаган.

Тикшерү фикеренчә, җинаятьчеләр банк хезмәткәрен алдап, 2 млн сум акчага ия булганнар. Акча урлау турындагы шикаять тикшерү органнарына сентябрь ае ахырында кергән.

Кредит оешмасы хезмәткәре офиска билгесез ир-ат шалтыратканын сөйләгән. Ул үзен банкның баш офисыннан куркынычсызлык хезмәткәре дип таныштыра һәм программа белән тәэмин итү эшен тикшерүләрен сорый. Моның өчен, янәсе, күрсәтелгән счетка 1 сум күчерергә кирәк булган. Хатын бер дә икеләнмичә, әңгәмәдәшенә ышана, чөнки ул аның исемен һәм фамилиясен атый.

"Соңрак ир-ат документлар расланмады һәм операцияне яңадан үткәрергә кирәк, дип хәбәр итә. Әмма бу юлы исәп-хисап счетына 3 миллион сум күчерергә кирәк булып чыга. Кассада утыручы кыз мошенник әйтүенчә эшли дә. Берничә минуттан кыз шикләнеп куя һәм төп офиска шалтырата ", - дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Ул вакытта җинаятьчеләр 2 млн сум урларга өлгергән. Соңыннан полиция хезмәткәрләре аларның шәхесләрен ачыклый, болар Калининград өлкәсендә яшәүче 30 һәм 29 яшьлек ир-ат булып чыга. Соңгысы "алдарлык" гамәлләре буенча "иптәше" белән август аенда танышканлыгы турында сөйли, һәм тегесе аңа акча эшләү ысуллары турында өйрәтә, монын өчен Казанга барып кайтырга, банкларда счетлар ачарга, ә акча кергәннән соң аларны счеттан алырга һәм аңа тапшырырга тәкъдим итә. Бу эш өчен 29 яшьлек ир 195 мең сум акчага ия була.
Ачыкланганча, шуның чаклы зур сумманы урлауны оештыручы элек төрмәдә үтерү һәм кыйнау маддәләре буенча төрмәдә утырып чыккан.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading