16+

Татарстанда бер ана 3 айлык баласын тәрәзәдән ыргыткан

Чистайда 23 яшьлек ана баласын икенче кат тәрәзәсеннән ыргыткан.

Чистайда 23 яшьлек ана баласын икенче кат тәрәзәсеннән ыргыткан.

Әлеге хатын-кыз бергә яшәгән ир кешесе белән, ике баласын алып, танышларына кунакка килгән булган. Спиртлы эчемлекләр эчеп, кәеф-сафа корып утырганнан соң, хуҗалар йокларга яткан, ә кунак булган хатын ир белән низагка кергән. Сүз иярә сүз китеп, хатын бала беркемгә дә кирәк түгел дип, тавыш чыгарган һәм ике уйлап тормый, баланы аягыннан тотып, тәрәзәдән ыргыткан. Нәрсә кылганы башына барып җиткән ана урамга чыгып чаба, ә аның 10 яшьлек улы хуҗаларны уятып, табиблар чакыруны сорый. Бетон өслеккә башы белән килеп төшкән бала исән калган, аны республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Ана кешене, үтерергә җыенуда гаепләп, җинаять эше ачылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading