16+

Татарстанда бер ел эчендә 2 меңгә якын гаилә социаль ипотека программасы буенча тораклы булган

2018 елда 1,9 мең Татарстан гаиләсе социаль ипотека программасы кысаларында торак алды.

Татарстанда бер ел эчендә 2 меңгә якын гаилә социаль ипотека программасы буенча тораклы булган

2018 елда 1,9 мең Татарстан гаиләсе социаль ипотека программасы кысаларында торак алды.

Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондында хәбәр иткәннәр.

«Дәүләт торак фонды 1995 елдан башлап 162 мең Татарстан гаиләсен торак белән тәэмин итте. Шул ук вакытта социаль ипотека программасы кысаларында 70 мең гаилә сыйфатлы чиста эшләнешле торк алды», — диелгән фондның матбугат хәбәрендә.

Узган ел Дәүләт торак фонды программасы нигезендә 4,2 мең гаилә тораклы булды.

Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 7 мең 638 гаилә чиратта тора.

Социаль ипотека программасы — Татарстанның 2005 елда башланып киткән уникаль программасы. Аның үзенчәлеге шунда: торак ваклап түләү шарты белән бирелә һәм взнос тулаем кертелгәннән соң үз милке итеп рәсмиләштерелә.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading