16+

Татарстанда бер эшсезгә ике эш урыны туры килә

«Бүген хезмәт базарында эш бирүчеләр үзләре тәҗ­ри­бәле белгечләр эзлиләр.

«Бүген хезмәт базарында эш бирүчеләр үзләре тәҗ­ри­бәле белгечләр эзлиләр.

14098 эшсез кешегә 30 меңгә якын вакансия ачык», - диде хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ул, министрлык эшчәнлегенә йомгак ясап, еллык нәтиҗәләр белән таныштырды.

Татарстанда минималь хез­мәт хакы 8252 сум санала, башка төбәкләр белән чагыштырганда, бу сумма яшәү минимумыннан (8606 сум) әллә ни калышмый.
- Минималь хезмәт хакы дигәндә, әлеге билгеләнгән суммадан азрак түләргә ярамый, дип кабул итәргә кирәк. Күпләр бу суммага гына канәгать түгел, әлбәттә. Өстәмә урыннарда эшли. Һөнәре булган тырыш кеше һәрчак эш таба. «Работа в России» сайтында 70-80 мең хезмәт хакы тәкъдим иткән вакансияләр дә бар. Соңгы егерме елда эшсезлек буенча бүгенге кебек түбән күрсәткечләр булганы юк иде, - ди Эльмира Зарипова.

Киләсе елда физик яктан мөмкинлекләре чикле кеше­ләрне эшле итү мәсьәләсенә игътибар итәчәкләр. Бүген Россиядә инвалидларның 30 проценты эш белән мәшгуль булса, 2020 елда алар санын 40 процентка җиткерү максаты тора.
Министрлык өлкән буынның яшәү сыйфатын яхшырту юнәлешендә дә күп эш башкара. Әйтик, «Уңайлы мохит» программасы буенча гына да 2011 елдан башлап 30 йорт куллануга тапшырылган, социаль объектлар төзекләндерелгән, күп подъездлар өлкәннәр өчен яраклаштырылган.
- Ничек кенә булмасын, картлар йортлары, интернатлар яңартылса да, өлкәннәрнең анда эләгүләрен теләмәс идем. Быел социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре 70 яшеннән узган һәр кешенең хәле белән кызыксынып, торак шартларын карап чыкты. Кайбер ялгыз яшәүчеләрнең балаларын эзләп табарга да туры килде. Балалар әти-әниләрен олыгайган көндә тәрбияләргә бурычлы, - дип саный Эльмира Зарипова.

2017 елдан гамәлгә ке­рә­чәк картларны гаиләгә алуны күз­дә тоткан проект та өлкәннәр үзләрен ким, ялгыз хис итмәсеннәр өчен эшләнә. Быел максат - 30 өлкән кешене гаиләгә урнаштыру. Бу өлкәдә эш инде башланган, Балык Бистәсе, Апас, Кайбыч районнарында әби, бабайларны гаиләгә алучылар бар. Матбугат конференциясендә арабыздан вакытсыз китеп барган танылган хәйрияче Әсгать Галимҗановны да искә алдылар. Киләчәктә IT юнәлештә, интернет, социаль челтәрләрдән файдаланып эшләргә кирәклегенә дә басым ясалды. «Нәкъ менә социаль челтәрләр аша яшьләр изге гамәлләргә өнди башлады, төрле хәйрия акцияләре уздыралар», - ­дигән нәтиҗәгә килгән министр.



Татарстанда физик яктан мөмкинлеге чикле 316 мең кеше исәпләнә. Аларның 98 меңе эшләргә яраклы, 68 меңе эшли алмый, 29,5 меңе эш урыннары тапкан.
15 меңе - балалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading