16+

Татарстанда бер ир-ат хатынын ут төртеп яндырган

Татарстанның Тикшерү комитеты йоклап яткан хатынының киеменә ут төрткән 29 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатты. Хатынның бите, муены һәм күкрәге пешкән.

Татарстанның Тикшерү комитеты йоклап яткан хатынының киеменә ут төрткән 29 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатты. Хатынның бите, муены һәм күкрәге пешкән.

Бу хакта Россия тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
25 август иртәсендә Лениногорск районының Шөгер авылы янындагы урман массивында 32 яшьлек хатын-кызның янган гәүдәсен тапканнар. Куркыныч җинаятьтә шикләнү буенча мәрхүмәнең гражданлык ирен тоткарлаганнар.

Тикшерү версиясе буенча, алар баштан спиртлы эчемлекләр эчеп, кәеф-сафа корганнар, ә соңыннан йокыга киткәннәр. Ир кеше уянгач, йоклап яткан хатынының киемнәренә ут төрткән. Зыян күрүче күп санлы яралардан вафат булган. Шуннан соң ир полициягә шалтыраткан һәм хатынын үле килеш табуы турында сөйләгән. Әмма соңрак, тикшерү барышында әлеге җинаятькә аның катышы булуын күрсәтүче дәлилләр барлыкка килгән.  Ахыр чиктә ир хатынын үтерүдә үз гаебен таныган.

Элегрәк ир-атны кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә зыян китергәне өчен җинаять җаваплылыгына җәлеп иткән булганнар.
ТР Тикшерү комитеты аңа карата "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Якын арада ир-атны сак астына алу мәсьәләсе хәл ителәчәк. Тикшерү дәвам итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading