16+

Татарстанда бер ир-ат ресторан хезмәткәрләренә үпкәләп, шартлаткыч "куйган"

Алабугада яшәүче сәрхүш 24 яшьлек ир-атны төнлә рестораннан чыгарып җибәрәләр.

Алабугада яшәүче сәрхүш 24 яшьлек ир-атны төнлә рестораннан чыгарып җибәрәләр.

Ресторан хезмәткәрләренә ачуы килгән ир кеше алардан үч алырга уйлый: "112" хезмәтенә шалтыратып, әлеге ресторанда мина куелу турында хәбәр итә. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре әлеге рестораннан 30 кешене чыгарып, бинаны яхшылап тикшерәләр, шартлаткыч тапмыйлар.

Телефон террористын шалтыраткан номеры буенча табалар. Ул элек машина урлаган өчен хөкем ителгән булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading