16+

Татарстанда бер ир биш бала анасының гомерен өзгән

Бүген иртән хатын-кызны балта түтәсе белән кыйнаган ир-атны кулга алганнар.

Бүген иртән хатын-кызны балта түтәсе белән кыйнаган ир-атны кулга алганнар.

Түбән Камада яшәүче ир-атны күп балалы ананы үтерүдә шикләнеп, полиция хезмәткәрләре кулга алган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Хокук сакчылары Шинников урамындагы йорттагы фатирның 40 яшьлек хуҗабикәсен үтерүдә шикләнелгән ир-атны кулга алдылар. Беренчел мәгълүматлар буенча, җинаятьче бүген иртән хатын-кызны балта түтәсе белән кыйнаган. Шул сәбәпле хатын-кыз үлгән”, - дип сөйләделәр полициядә.

Эчке эшләр министрлыгында әйтүләренчә, һәлак булган хатынның биш баласы ятим калган, аларның дүртесе балигъ булмаган балалар. Элегрәк бу хатын-кызны наркотиклар тараткан өчен хөкем иткән булганнар. Ул узган елның августында шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыккан.

Полиция хезмәткәрләре кулга алынган 44 яшьлек ир-атның бу хатын-кыз белән таныш булуын, аның да наркотиклар өчен җәзага тартылган булуын ачыклаган.

Хәзерге вакытта фаҗига урынында тикшерү-оператив төркеме хезмәткәрләре эшли. Җинаятьнең сәбәпләрен ачыклыйлар.

Татар-информ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading