16+

Татарстанда бер көн эчендә өч балыкчы боз астына киткән...

Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстанда бер көн эчендә өч балыкчы боз астына киткән. 
Мәсәлән, бер очрак 6 декабрьдә Лаеш районында Кама елгасында килеп чыккан. Балыкчы Иске Пристань авылы янындагы елгада боз астына китә. 1972 елгы ирнең үле гәүдәсен ярдан 50 метр ераклыкта водолазлар табып чыгарган.
Төштән соң, 6 декабрьдә ике балыкчы Минзәлә районындагы елгада боз астына төшеп китә. Бәхеткә, балыкчыларны коткаручылар тартып чыгара. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading