16+

Татарстанда бер кызны вәхшиләрчә үтереп, суга ташлаган ике иргә карата суд карары йомшартылмаган

2016-2017 елларда Чаллыда бер егет интим агентлыгы ачкан булган. 2017 елның гыйнварында берничә кыз әлеге агентлыктан качарга булганнар.

2016-2017 елларда Чаллыда бер егет интим агентлыгы ачкан булган. 2017 елның гыйнварында берничә кыз әлеге агентлыктан качарга булганнар.

Китеп югалып торганнан соң, аларның берсе Чаллыга кабат әйләнеп кайткан. Бу турында белгәч сутенер ир иптәше белән агентлыктан качкан өчен аннан үч алырга була. Интим агентлык оештыручы бер танышы белән кызны табып, шәһәр читенә алып чыгып, аңа 20 тапкыр пычак белән кадап үтергәннәр, ахырдан мәетне кар белән күмеп киткәннәр. Күпмедер вакыт үткәч, алар мәетне килеп кар астыннан казып алганнар һәм полиэтиленга төреп Зәй елгасына ташлаганнар.  

 Ирләрнең берсен - 19, икенчесе 17 елга каты режимлы колониягә хөкем ителгән. Хөкем ителүчеләрнең адвокатлары карар белән килешмичә апелляциягә биреп караганнар, ләкин
Россия Югары суды хөкем карарын ике җинаятьчегә карата да үзгәртмәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading