16+

Татарстанда бер репетитор 5 яшьлек баланы кич белән берүзен урамда калдырган

Узып баручы ир Зәйдә югалган малайны коткарган.

Узып баручы ир Зәйдә югалган малайны коткарган.

Караңгы вакытта елап баручы биш яшьлек бала юл буйлап берүзе барган. Шул вакытта аны шуннан узып баручы ир күреп ала.

21 декабрьдә 19:30 сәгатьтә Рәфыйков урамында ир-ат елап баручы баланы таба да аны полиция бүлегенә илткән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы бүлеге хәбәр итә.

- Ачыкланганча, бала репетиторга йөргән. Укытучы кабул итү вакытында баланың әнисе аны тиешле адрес буенча алып килә. Дәрес барган арада, әни кеше баласын үз автомобилендә көтеп тора. Бу кичне репетитор баланы подъезд ишегенә кадәр озата бара һәм ул әнисенең машинасын күрәсеңме дип сорый. Бала "әйе" дип җавап бирә, һәм репетитор аны берүзен подъездда калдырып кереп китә. Ачыкланганча, нәкъ шул вакытта малайның әнисе кибеткә киткән була. Шул кыска вакыт эчендә малай юлның машиналар йөри торган өлешенә чыгып баса. Улын таба алмыйча, әнисе аны эзләргә керешә. Репетитор белән бергә алар йорт тирәли йөреп чыга һәм шунда ук баланың югалуы турында полициягә мөрәҗәгать итәләр, - дип шәрехли балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек җитәкчесе Рәмис Минһаҗев.

Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә әни кеше үзенең улын күреп ала һәм аны коткаручыга рәхмәтен белдерә, ул Евгений Зобов булып чыга. 38 яшьлек Евгений Зобов Зәйдә яши, төзелеш өлкәсендә эшли. Бу кичне ул үз эшләре белән Комсомольская урамы буйлап барганда, машиналар йөри торган юлдан килүче кечкенә малайны күреп ала.
- Башта мин әти-әнисе шунда якында гына дип уйладым. Ләкин ул үксеп елый иде. Баланың ялгызы икәнен аңлагач, мин аның янына килдем дә: "Әниең кайда? Кайда булдың, каян киләсең? Син кайда яшисең?". дип сорадым. Малай хәтерләмим, дип җавап бирде. Мин аның исемен, яшен һәм балалар бакчасы исемен генә белә алдым. Аннары без аның белән әнисен эзләргә киттек. Ул әти-әниләренең исемнәрен атады. Юлда ул ашыйсы килүен әйтте, мин аңа бөккәннәр, сок сатып алдым һәм без полиция бүлегенә киттек. Якынча 15 минуттан соң аның әнисе килеп җитте. Ул миңа рәхмәт белдерде һәм мин киттем, - дип сөйләгән Евгений Зобов үзе. Аның сүзләренчә, ул беренче тапкыр шундый хәлдә калган. Әмма аның урынында теләсә нинди кеше шулай эшләр иде дип саный ир.

- Мондый хәлдә үтеп баручы дөрес эшләгән. Ул ялгыз, елап баручы балага игътибар иткән, баланың адашып калуына инанган һәм шунда ук аны полиция бүлегенә алып килгән. Баланың әнисенә һәм репетиторга килгәндә, алар белән полиция бүлегендә профилактик әңгәмә үткәрелгән. Караңгыда балаларны бөтенләй таныш булмаган урында калдырырга ярамый. Алар үз гаебен аңладылар һәм киләчәктә баланы "кулдан кулга" тапшырырга вәгъдә иттеләр, - дигән "Новости Заинска" журналистларына Рәмис Минһаҗев.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading