16+

Татарстанда бер түрә 88 миллион сум акча "чәлдергән"

Татарстанда Мөслим районы башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы түрәне тоткарлаганнар.

Татарстанда Мөслим районы башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы түрәне тоткарлаганнар.

Аны 88 млн сум акча үзләштерүдә гаеплиләр, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Тикшерү версиясе буенча, 2019 елның язында Мөслим районы һәм «Татагролизинг» компаниясе арасында иганә килешүе төзелгән, аның буенча муниципалитетка 88 млн сумлык авыл хуҗалыгы техникасы һәм бина тапшырылырга тиеш булган.

Шул ук елның июнендә район башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы 36 яшьлек ир ул милекне муниципалитет балансыннан төшереп калдырган. Тикшерү версиясе буенча, исәптән чыгарылган техника һәм биналарның бер өлешеннән район җитәкчелегенең туганнары файдалана.
Шикләнелүче Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгының икьтисадый җинаятьләр белән көрәш идарәсе хезмәткәрләренең уртак эше барышында ачыкланган. Ир-ат үз гаебен танымаган.

"Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading