16+

Татарстанда беренче тапкыр электрон сайлаулар башланды: тавышны берничә кандидатка да биреп була

22 августта Татарстанда беренче тапкыр электрон сайлаулар башланды – республика онлайн режимда Яшьләр парламенты әгъзаларын сайлый.

Татарстанда беренче тапкыр электрон сайлаулар башланды: тавышны берничә кандидатка да биреп була

22 августта Татарстанда беренче тапкыр электрон сайлаулар башланды – республика онлайн режимда Яшьләр парламенты әгъзаларын сайлый.

14 яшьтән алып – 30 яшькә хәтле булган һәркем үз тавышын “Бердәм дәүләт хезмәте порталы”нда бирә ала. Татарстанда исә әлеге яшь кысаларында 800 меңнән артык кеше исәпләнә.

Халык илчеләре алдында яшьләр мәнфәгатен яклау, яшьләр сәясәте буенча кануннар чыгару өчен инициативалар тәкъдим итү, яшь татарстанлыларның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен һәм шәхси үсешен яхшырту бурычы тора. Әлеге юнәлеш буенча йөз парламентарий эшләячәк һәм аларны яңа шартларда сайлыйлар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентына сайлауларның беренче дебатлары “Мәскәү” мәдәни-спорт үзәгендә узды. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашкан бу чарада кандидатлар сайлау алды прграммалары белән таныштырды, яшьләрне борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышты, сорауларга җавап бирде.

– Республикада 25 ел элек Яшьләр эшләре буенча комитет төзелгән, быелгы дебатларның бу көнгә туры килүе символик төс ала, – дип белдерде үзенең сәламләү сүзендә Римма Ратикова. – Уйлавымча, барлык кандидатлар үзләренең эрудицияләрен, яңа идеялар һәм аларны тормышка ашыру ысулларын күрсәтәчәк.
 Дамир Фәттахов билгеләп үткәнчә, Яшьләр парламенты мөмкин булганча яшьләр өчен күбрәк ачык булырга тиеш.

– Мин яшьләрнең төрле вәкилләрен күрербез дип уйлый. Безнең өчен һәрбер яшь кешенең барысы да аның үзеннән торганлыгына шикләнмәве мөһим. Әгәр ул Парламент әгъзасы булырга тели икән, моны исбатларга тиеш, ә аннан соң яшьләр аның өчен тавыш бирү-бирмәүне үзләре хәл итәчәк, – ди министр.

Үзләренең чыгышларында яшь кандидатлар репсубликада яшьләр сәясәте, торак белән бәйле мәсьәләләр, авыл җирлегеннән шәһәргә күченеп китүчеләр һәм башка темаларга кагылды. Яшьләр турында канун кирәкме, дигән сорауга һәркем үз фикерен белдерде. Парламентка кандидат Анна Дудкина фикеренчә, әлеге канун яшьләрнең үзмәшгульлеген үстерү өчен кирәк. Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе директоры Рәлиф Габделхәев парламентта авыл яшьләре дә көндәшлек тудыра ала дип исәпли. “Республика файдасына булган идеяларыбыз күп, яшьләр турында канун кирәк. Авылда эш юк икән, яшьләр китәчәк. Мәктәпләр, балалар бакчалары ябылачак, ял итү урыннары турында әйтәсе дә юк. Бу әйберләр булса, яшьләр авылда калачак”, – диде ул.  

Яшьләр парламентына иҗтимагый берләшмәләр, муниципалитет һәм үз-үзен күрсәтүчеләрдән 100 вәкил сайланачак. Соңгылары күпчелекне тәшкил итә: 214 кеше (60 процент). Оештыру комитеты барлыгы 390 гариза кабул иткән. Конкурс дебатлары 6 сентябрьгә хәтле Татарстанның төрле шәһәрләрендә узачак.

Аның кысаларныда кандидатларны презентацияләү, аларның сайлау алды программалары, яшьләрне борчыган сораулар буенча әңгәмәләр булачак. Теләге булган һәркем аларга сораулар биреп, ул кандидатка тавыш бирү-бирмәүне хәл итә ала. Тавышны берничә кандидатка да биреп була, нәтиҗәләре 9 сентябрьдә билгеле булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading