16+

Татарстанда билгеләнгән пенсияләрнең уртача күләме иң югарысы

Россия Социаль фондының Татарстан Республика бүлекчәсендә үткәрелгән киңәйтелгән беренче коллегиясендә 2023 ел башыннан Социаль фонд тарафыннан иминият пенсияләренең 4,8 процентка индексацияләнүен хәбәр иттеләр.

Россия Социаль фондының Татарстан Республика бүлекчәсендә үткәрелгән киңәйтелгән беренче коллегиясендә 2023 ел башыннан Социаль фонд тарафыннан иминият пенсияләренең 4,8 процентка индексацияләнүен хәбәр иттеләр.

Агымдагы елның 1 февраленнән барлык социаль түләүләр дә (айлык акчалата түләү, социаль хезмәтләр җыелмасы, ана капиталы) 11,9 процентка индексацияләнәчәк.

1 апрельдән социаль пенсияләрне 3,3 процентка арттыру планлаштырыла. 2022 елда эшләгән, алар өчен иминият кертемнәре түләгән пенсионерларның пенсияләре күләменә дә август аенда төзәтмәләр кертеләчәк. Бу хакта бүген Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

Җитәкче билгеләп үткәнчә, 1,1 миллион татарстанлыга пенсияләр тоткарлыксыз түләнгән. Узган елда 48 мең пенсия билгеләнгән. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстанда билгеләнгән пенсияләрнең уртача күләме иң югарысы, дип искәртте Вафин. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уртачасы югарыдыр анын ышанам, Татарстан буенча 10 ин зур хэм 10 ин тубэн пенсияне сумнарда язып чыгыгыз эле, менэ белэбез уртачанын ничек чыкканын аннары

    Мөһим

    loading