16+

Татарстанда әбиләр чуагы кайчан булачак?

Алдарак хәбәр иткәнебезчә, якын араларда төннәрен кырау төшүе дә бик мөмкин.

Алдарак хәбәр иткәнебезчә, якын араларда төннәрен кырау төшүе дә бик мөмкин.

11 сентябрьгә кадәр Татарстанда һава температурасы нормадан түбәнрәк булачак. Бу хакта КФУ профессоры Юрий Переведенцев белдерде. Аның сүзләренә караганда, якын араларда республика акртик циклон тәэсирендә булачак, шуңа да явым-төшемнәр бик күп булачак. Гади генә әйткәндә, салкын булачак. Көндезләрен һава температурасы 12-14 градус булса, төннәрен 6-7 градус җылылык сакланачак. Һәрхәлдә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә нәкъ менә шул температура булачак.

Переведенцев сүзләренә караганда, әбиләр чуагы шундый явым-төшемле, салкын һава торышыннан соң килә, шуңа да быел әбиләр чуагын сентябрь урталарында көтәргә нигез бар.

Алдарак хәбәр иткәнебезчә, якын араларда төннәрен кырау төшүе дә бик мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading