16+

Татарстанда боз астына төшеп киткән ике балыкчыны коткарганнар

Хастаханәгә барудан алар баш тарткан.

Хастаханәгә барудан алар баш тарткан.

Сишәмбе иртән, 6 апрельдә, ике балыкчы - 62 нче һәм 51 нче елгы ир-атлар - Лаеш районының Сингели авылы янында Мишә елгасы бозы астына төшеп киткәннәр. Икесе дә ярдан 1,5 чакрым ераклыкта булган, дип хәбәр итә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Һәлакәт урынына коткаручылар оператив рәвештә килеп җиткән. Көймәләр ярдәмендә, һава мендәре белән алар балыкчыларны ярга алып килгәннәр. Ирләр хастаханәгә барудан баш тарткан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading