16+

Татарстанда бәйрәм төнендә ут эчендә калып бер кеше үлгән

Коткару хезмәте бәйрәмдә янгынга каршы сак чараларын күрергә чакыра.

Коткару хезмәте бәйрәмдә янгынга каршы сак чараларын күрергә чакыра.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бәйрәм көннәрендә янгыннар булдырмас өчен саклык чараларын күрергә кирәклекне искә төшерә. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткән.

31 декабрьдән 1 гыйнварга кадәрге бәйрәм көннәрендә республика территориясендә 18 янгын чыгу очрагы теркәлгән, ут эчендә калып бер кеше һәлак булган. Ут чыгу очраклары башлыча торак урыннарына туры килә.

Янгыннарның иң төп сәбәпчесе булып, ут белән сак эш итмәү, җылыткыч җайланмаларның яки төтен юлларының дөрес эшләмәве, фатирларда электр җихазларыннан дөрес файдаланмау һәм транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә хаталар җибәрү санала.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы урын өстендә тәмәке тарту да янгын чыгу сәбәпчесе булырга мөмкин икәнлеген, шулай ук кечкенә балаларны үзләрен генә өйдә калдырмаска кирәклеген искә төшерә. Уттан саклану чарасы буларак, балаларны янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләренә өйрәтергә кирәклеген искәртә.

Шулай ук төзек булмаган электр җиһазларыннан файдалану, электр-газ приборларын яндырган килеш калдыру да катгый рәвештә тыела, диелә хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading