16+

Татарстанда чираттагы юл һәлакәте, үлүче бар

Автомобиль йөртүче алынган яралардан шунда ук үлә, ә пассажиры Бөгелмә район үзәк хастаханәсенә озатыла. 

Автомобиль йөртүче алынган яралардан шунда ук үлә, ә пассажиры Бөгелмә район үзәк хастаханәсенә озатыла. 

Бөгелмә ЮХИДИенең пропаганда буенча инспекторы Гөлнара Гыйбадуллина сөйләвенчә, бу хәл 18 майда, иртәнге сәгать 9да Бөгелмә – Татар Димскәсе – Наратлы автомобиль юлында килеп чыккан. 

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 1971 елгы ВАЗ 21074 автомобиле шоферы Татар Димскәсе авылы ягыннан Наратлы ягына барганда тизлеген арттыра һәм идарәне югалтып юл кырыена төшеп каплана. 
 ВАЗ 21074 автомобиле йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте урынында ук вафат була, 1975 елда туган пассажир Бөгелмә хастаханәсенә озатыла. 
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү алып барыла.
Фото: http://bugulma-tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading