Вакцинаны утильләштерү - бик аз очрак.
Татарстанда коронавируска каршы вакцинаның 0,2% ы гына утильләштерелгән, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
"Вакциналарның утильләштерелүе - ул нормаль хәл. Сез үзегез дә күз алдына китерә аласыз, мәсәлән, кабул итү өчен бер үк вакытта биш кешене чакырабыз, кызганычка каршы, бишенчесе теге яки бу сәбәпләр аркасында килмәскә мөмкин. Шуңа күрә, хәзерге вакытта бездә 0,2% вакцина утильләштерелә", - дип сөйләде Жаворонков.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, мондый очраклар - бик аз, ә әлеге күрсәткеч бөтенләй нормаль.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар