16+

Татарстанда COVID-19 вакцинациясенең өстәмә пунктлары ачылды

Хәзер мондый медицина хезмәтеннән Яшел Үзән халкы да файдалана ала.

Хәзер мондый медицина хезмәтеннән Яшел Үзән халкы да файдалана ала.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән 250 меңгә якын кеше вакцина кадаткан. Халыкка уңайлы булсын өчен вакцинациянең мобиль пунктлары саны киңәя. Бу хакта бүген Казанда узган матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары хәбәр иткәнчә, Татарстанда COVID-19 дан 249 244 кеше вакцинация узган. Аларның 157 мең 81есе икенче прививка алган.

Жаворонков сүзләренчә, республикада вакцинациянең мобиль пунктлары саны арта бара. Шулай итеп, мобиль пункт Яшел Үзәндәге "Мирный" сәүдә-күңел ачу үзәгендә ачылды. Монда көн саен 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр прививка ясатырга мөмкин. Моннан тыш, «Казан» агросәнәгать паркының ярминкә мәйданында һәр җомга, шимбә һәм якшәмбе көнне 9 дан 16 сәгатькә кадәр вакцинация мобиль комплексы эшләячәк.

"Монда теләүчеләр бушлай "Спутник V" препараты белән вакцинация ясата алачак", - дип хәбәр итте Жаворонков. Агросәнәгать паркы базасында препаратның беренче компоненты белән генә вакцинация узарга мөмкин булачак, икенчесен поликлиникалар базасында кадатып булачак, дип аныклады ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading