16+

Узган тәүлектә 7 балада коронавирус ачыкланган

26 кеше хастаханәгә озатылган, 69 кеше өйләрендә дәвалана.

26 кеше хастаханәгә озатылган, 69 кеше өйләрендә дәвалана.

Татарстанда 18 гыйнварга Covid-19ның 95 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Контакт аша йоктыручыларның саны - 93 очрак, ике кеше читтән чир йоктырып кайткан.

"26 кеше хастаханәгә озатылган, 69ы өйдә дәвалану ала", - диелә ведомство хәбәрендә.
30дан алып 50яшькәчә кешеләр арасында авыручылар - 28 кеше, 50 дән 60 ка кадәр яшьтәгеләр саны - 18 һәм 60 тан 70 кә кадәргеләр арасында авыручылар саны  шул ук дәрәҗәдә. Коронавирус йоктыручылар арасында 7 балигъ булмаган бала да бар.

Географик бүленеш: 1. Казан - 41
2. Яр Чаллы - 11
3. Актаныш - 1
4. Әлмәт - 1
5. Арча - 1
6. Балтач - 1
7. Бөгелмә - 2
8. Биектау районы - 3

9. Чүпрәле - 2
10. Алабуга - 1
11. Яшел Үзән - 13
12. Кайбыч районы - 2
13. Кукмара - 2
14. Лаеш - 2
15. Мөслим - 1

16. Түбән Кама - 5
17. Нурлат - 1
18. Питрәч - 1
19. Саба - 1
20. Спас - 3
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading