16+

Татарстанда елга круизларының бәясе 10-15 процентка арткан

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Инфофлот» круиз компаниясенең төбәк җитәкчесе Оксана Орехова белдергәнчә, юлламалар бәяләре зур үзгәреш кичермәгән, узган елдан үсеш 15 проценттан артык тәшкил иткән.

"Юлламаларның бәясе баш тартып булмый торган чыгымнар белән бәйле: ягулык, туклану продуктлар, экскурсия хезмәте арта, - дип ассызыклады ул. - Без круизлар бәясен 10-15 процентка арттырырга мәҗбүр булдык. Бу, башка туристлык юнәлешләре блән чагыштырганда, зур күрсәткеч түгел".
Аның сүзләренчә, ике урынлы каютада 7 көнлек тур уртача 12-13 мең сум торачак. Быел Мәскәү, Тверь, Әстерхан, Петербургка дәвамлы круизларга (7-14 көнлек) ихтыяҗ арткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading