16+

Татарстанда үги ата малайның чүкеч белән кыйнап, 6 яшьлек баланың сөякләрен сындырып бетергән

Әлеге коточкыч хәл Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә булган. 6 яшьлек баланың кабыргасы 19 җирдән сынган.

Әлеге коточкыч хәл Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә булган. 6 яшьлек баланың кабыргасы 19 җирдән сынган.

Үги ата малай ашарга сораганнан соң аны чүкеч белән кыйнаган. Баланың әнисе дә бу вакытта өйдә булган. Нәтиҗәдә, баланың 19 җирдән сөяге сынган.

Хәзерге вакытта бала республика клиник хастаханәсендә дәвалана. Әнисе башта тау шуганда егылды, дип алдаган. Тик табиблар аның сүзләренә ышанмаган. Бала үги әтисе кыйнавын, бу вакытта әнисе: "Каты кычкырма, алайса, ашатучы әтиеңне полиция алып китә", -  дигән.

Күп балалы гаиләдә 6 бала тәрбияләнә, ана кеше җиденчесенә көмәнле. Үги ата белән әни кешене ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәргә җыеналар.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading