16+

Татарстанда гөмбә белән агуланучылар арасында 3 бала да бар

Ел башыннан бирле Татарстанда гөмбә белән агуланудан 12 кеше зыян күргән.

Ел башыннан бирле Татарстанда гөмбә белән агуланудан 12 кеше зыян күргән.

Ел башыннан бирле Татарстанда гөмбә белән агулануның 10 очрагы теркәлгән, аларда 12 кеше зыян күргән, шуларның өчесе – балалар.

Казанда гөмбә белән агулануның 8 очрагы теркәлгән. Үлү очраклары теркәлмәгән. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсендә гөмбә җыю, саклау һәм әзерләү кагыйдәләре турында искә төшерәләр.

Гөмбә белән агуланучылар хастаханәдә уртача 3-4 көн ята. Агулану билгеләре - косу һәм эч китү. Агуланучылар сыеклык күп югалта. Табиблар югалган сыеклык балансын тутыру өчен инфузион терапия, шулай ук бавырны саклау терапиясе үткәрә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading