16+

Татарстанда ике пенсионер ханым мошенникларга 1,6 миллион сум акчаларын тапшырган

Татарстанда Уфадан килгән 21 яшьлек каракны тоткарлаганнар, ул ике пенсионерны 1,6 млн сумга алдауда гаепләнә.

Татарстанда Уфадан килгән 21 яшьлек каракны тоткарлаганнар, ул ике пенсионерны 1,6 млн сумга алдауда гаепләнә.

Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, шундый төр гариза Бөгелмә районы полициясенә тапшырылган. Пенсионерларга туганнарының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе турында шалтыратып хәбәр иткәннәр. Аларга тиз арада әлеге мәсьәләне хәл итәргә тәкъдим ителгән. Озак уйлап тормаган пенсионерлар бар булган акчаларын курьерга тапшырган.

Әлеге мошенник күрше республиканың Туймазы шәһәрендә тоткарланган, бирегә, ул, күрәсең, чираттагы корбаннарны алдау өчен килгәндер. Ачыкланганча, мошенниклыкта гаепләнүче егетнең әшнәләре дә бар, ул урланган акчаларны алар белән бергә бүлешкән. Алдарны тоткарлаганнар, тикшерү бара. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading