16+

Татарстанда ике пошины бәрдереп качкан машина йөртүчене эзлиләр

Күрүчеләр булса, ЮХИДИ хезмәткәрләренә хәбәр итү сорала.

Күрүчеләр булса, ЮХИДИ хезмәткәрләренә хәбәр итү сорала.

Татарстан полициясе  юлда ике пошины бәрдереп, качкан машина йөртүчене эзли. Әлеге хәл Әгерҗе районында 10 февральгә каршы төндә булган.

Һәлакәт урынында бампер, фара, клапон капкачы калдыклары табылган. Полиция хезмәткәрләре машинага яхшы ук зыян килгән дип фаразлый.

Хайваннар дөньясына килгән зыянны исә 160 мең сум дип исәпләгәннәр. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading