16+

Татарстанда икенче мультиплекс эшли башлады

Хәзер Татарстанда яшәүчеләрнең 99,3 проценты ике мультиплексның 20 цифрлы эфир телеканалларын кабул итә ала.

Хәзер Татарстанда яшәүчеләрнең 99,3 проценты ике мультиплексның 20 цифрлы эфир телеканалларын кабул итә ала.

Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәренең филиалы – «Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшырулар үзәге» төбәктә икенче мультиплексның барлык тапшыргычларын этаплап тоташтыруны төгәлләде. Хәзер Татарстан халкының 99,3 проценты ике мультиплексның 20 цифрлы эфир каналын бушлай карый ала, дип хәбәр итә филиалның матбугат хезмәте.
«Моның өчен 87 станцияне файдалануга тапшырырга туры килде. Аларның 25е – өр-яңа, калганнары – яңартылган станцияләр», – диелә хәбәрдә.

Татарстан – Россиядә телевидениене цифрлаштыруда әйдәп баручы төбәкләрнең берсе. Әйтик, 2011 елда Казанда илдә беренчеләрдән булып цифрлы эфир тапшыруларының заманча стандартындагы DVB-T2 тапшыргычы эшли башлады. Татарстан шулай ук беренчеләрдән булып күп фатирлы йортларда телевидениене күмәк кабул итү системаларын киң колачлы төзекләндерү эшләрен башлады.
2017 елның ноябреннән «Россия 1», «Россия 24» телеканаллары һәм «Радио России» радиостанциясендә «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең төбәк программаларын цифрлы форматта карарга һәм тыңларга мөмкин, дип искәрттеләр оешмада.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X