16+

Татарстанда җинаятьләр саны кимегән

Соңгы дүрт айда республикада 14 меңнән артык җинаять теркәлгән, былтыргы белән чагыштырганда, бу – 7 процентка кимрәк, дип хәбәр иттеләр Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта.

Соңгы дүрт айда республикада 14 меңнән артык җинаять теркәлгән, былтыргы белән чагыштырганда, бу – 7 процентка кимрәк, дип хәбәр иттеләр Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта.

Көн саен шәһәр урамнарында 2 меңнән артык хокук саклаучы кизүдә тора. Аларга халык һәм ишегалды дружиналары да ярдәм итә.
Халык дружиналары, гадәттә, предприятие хезмәткәрләре һәм тәртипсезлеккә битараф булмаган гражданнардан оеша. Ә ишегалды дружиналары составына тирә-як йортларда яшәүче актив, хокукны сакларга теләгән яшәүчеләр керә.

Дружинниклар территорияләрне участок полицияләре белән берлектә саклый. Татарстанда барлыгы 1518 халык дружинасы исәпләнә, анда 20 мең кеше теркәлгән. Шулай ук 271 ишегалды дружинасы бар, анда 1711 кеше санала.

– Әле шушы көннәрдә генә дружинниклар Казанда сәүдә үзәгеннән әйбер урлап чыккан бер яшь кешене тоткарладылар. Без Росгвардия белән дә тыгыз элемтәдә торабыз, – дип сөйләде иҗтимагый тәртипне саклау һәм башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Рөстәм Ибраһимов.

Җинаятьләрне ачуда камералар да ярдәм итә икән. Республикада барлыгы 17 мең камера бар. Аның 3 меңгә якыны кеше күп була торган урыннарга куелса, калганнары торак йортларга урнаштырылган. Җәй көне полиция хезмәткәрләре Кырым, Кара диңгез буена ял итәргә барачак балаларның куркынычсызлыгын да күзәтәчәк. «Балалар лагерьларында тәртип булсын өчен, шәхси сак органнарын да җәлеп итәчәкбез», – ди Рөстәм Ибраһимов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading