16+

Татарстанда табиблар өчен яңа форма: республика 134 миллион сумга якын акча бүлеп бирәчәк

Татарстанда медицина учреждениеләре хезмәткәрләрен формалы кием белән тәэмин итү өчен өстәмә финанслау каралган.

Татарстанда медицина учреждениеләре хезмәткәрләрен формалы кием белән тәэмин итү өчен өстәмә финанслау каралган.

2026 елда бу максатларга 133,9 миллион сум юнәлдереләчәк.

Татарстан Финанс министрлыгы хәбәр иткәнчә, башта республика бюджетында табиблар формасына 55 миллион сум гына каралган булган. Әмма медицина хезмәткәрләре өчен яңартылган униформа линейкасын кертү һәм формалы кием белән тәэмин ителәчәк хезмәткәрләр санын арттыру сәбәпле, тагын 78,9 миллион сум өстәргә карар кылынган.

Шулай итеп, республика хөкүмәте медицина учреждениеләре персоналын формалы кием белән тәэмин итү өчен өстәмә бюджет акчасы бүлеп бирү турында карар кабул иткән.

Финанс министрлыгының матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, әлеге чара медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшыртуга һәм бердәм корпоратив стиль булдыруга юнәлдерелгән.

Билгеле булганча, Татарстанда «Сәламәтлек технологиясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading