16+

Россиядә күп балалы гаиләләр саны 2025 елда 3 миллионга кадәр арткан

2025 елда илдә күп балалы гаиләләр саны өч миллионга кадәр арткан – аларда 9,5 миллион бала үсә.

2025 елда илдә күп балалы гаиләләр саны өч миллионга кадәр арткан – аларда 9,5 миллион бала үсә.

Хезмәт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин шул хакта белдергән. Ул ассызыклаганча, әти-әниләргә кирәкле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә кирәк, аларга алга таба да игътибар һәм кайгырту булырга тиеш.

Премьер-министр шулай ук гражданнарга һәм барыннан да элек гаиләләргә дәүләт ярдәме системасын камилләштерү эшен дәвам итәргә кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Мишустин ана капиталы программасын 2030 елга кадәр озайту турында искә төшерде, быелның февраленнән ана капиталы күләме индексацияләнде, беренче балага 730 мең сум һәм икенче балага 960 мең сумнан артык тәшкил итә.

Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading