16+

Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана: кайда сәүдә итәчәкләр?

Казанда 14 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый.

Казанда 14 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый.

Сәүдә мәйданчыклары атна саен 26 апрельгә кадәр эшләячәк. Ярминкәләр иртәнге 6:00дән 13:00гә кадәр ачык була.

Ярминкәләрдә шәһәр халкына фермерлар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ит, бәрәңге, суган, яшелчәләр, сөт продукциясе, шулай ук ярдәмче хуҗалык өчен товарлар тәкъдим итәчәк. Оештыручылар әйтүенчә, продукция бәяләре гадәти ваклап сату бәяләреннән 15 процентка кадәр арзанрак булачак.

Ярминкәләр шәһәрнең төрле районнарында оештырыла.

Авиатөзелеш районы:
— Дементьев ур., 7
— Беломорская ур., 6
— Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселеше

Вахитов районы:
— Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чаты

Киров районы:
— Әлфия Авзалова ур., 15
— Батыршина ур., 20
— Революционная ур., 12

Мәскәү районы:
— Шамил Усманов ур., 1 (Мәскәү базары янында, реконструкциядән соң яңартылган мәйданчык)

Яңа Савин районы:
— Хөсәен Ямашев проспекты, 71а
— Лаврентьев ур., 10

Идел буе районы:
— Җиңү проспекты, 46в
— Фучик ур., 64, 1 нче корпус

Совет районы:
— Аграрная ур., 2
— Липатова ур., 7

Моннан тыш, «Салават күпере» микрорайоны халкы өчен ярминкә Осиново бистәсендә (Садовая ур., 9, сәүдә үзәге парковкасында) оештырылачак. Ә Төньяк бистәдә яшәүчеләр өчен якшәмбе көннәрендә Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә сәүдә булачак.

Билгеле булганча, Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading