16+

Татарстанда интим-хезмәтләр өчен ир-ат зур суммага кредит рәсмиләштергән

Таныш булмаган кешеләргә ул 143 мең сум акча күчергән.

Таныш булмаган кешеләргә ул 143 мең сум акча күчергән.

Бер ир-ат интим-хезмәтләр эзлим дип, мошенниклар тозагына эләгә.  
Зыян күрүченең Уфадан Казанга килеше була. 1 февраль кичендә ул Чаллыдагы кибетләрең берсе янында машинасын туктата һәм интим-хезмәт күрсәтүче кызалар хезмәтеннән файдаланырга була. Шундый сайтларның берсендә ул бер кызны сайлап алган һәм күрсәтелгән телефон буенча шалтыраткан. Кыз бу иргә кисәтеп куя, алдан ук 2000 сум түләргә кирәк булачак. Клиент шикләнеп кала, ә бәлки, аны алдарлар. Шул вакытта кыз трубканы үзенең "менеджерына" тапшыра. Кавказ акценты белән сөйләшкән ир-ат клиентны алдан ук акча түләп куярга күндерә, ә аннары тагын 8400 сум таләп итә. Бу, янәсе, кыз белән берни дә булмаячагы турындагы гарантия өчен эшләнелә, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Клиент бу сумманы да күчерә.
Берникадәр вакыттан соң "менеджер" зыян күрүчегә шалтыраткан һәм акча күчү белән проблемалар барлыкка килде, шуңа күрә тагын акча күчерергә кирәк, дип белдерде.
Төрле сылтаулар табып, мошенник теге ир-аттан тагын да күбрәк акча таләп итә. Ахыр чиктә, тиз ышанучан ир-атның акчалары беткән һәм ул Казанга юлын дәвам иткән. Биредә үз автомобилен залогка биреп, кредит рәсмиләштергән. Әлеге акчаларны да ул шулай ук ялган "менеджер"га күчергән. Гомумән алганда, зыян күрүче ир мошенникларга 143 мең сум акчасын күчергән.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 2 нче өлеше "Мошенничество" тарафыннан каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яхшы булган , шул кирэк ул мужикка !!! Йормэс !!!???

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шеп

      Мөһим

      loading