16+

Татарстанда инвалид баланы эт тешләгән

Татарстанда Тукай районының бер авылында инвалид баланы эт тешләгән. Бу хакта ВТП телеграм-каналы хәбәр итә.

Татарстанда Тукай районының бер авылында инвалид баланы эт тешләгән. Бу хакта ВТП телеграм-каналы хәбәр итә.

Канал мәгълүматы буенча, әлеге хәл Биклән авылында килеп чыккан. Һөҗүм иткән этнең хуҗасы бар, ул аны еш кына бәйсез генә урамга чыгарып җибәрә икән. Җирле халык күп тапкырлар этнең агрессив холкына зарланган, әмма аның хуҗасына берничек тә тәэсир итә алмаганнар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда сукбай этләргә шикаятьләр ешайды. Быелның беренче өч аенда гына да 1 196 кеше зыян күргән. Бу санга медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүчеләр керә.  Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына күзәтүчесез хайваннарны аулау һәм аларны алга таба тиешле приютларга урнаштыру эшен оештырырга кушты.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading