16+

Татарстанда йөк машинасы белән внедорожник бәрелешкән

Татарстанның Алабуга районында Chery автомобиле каршы яктан килүче йөк машинасына килеп бәрелгән.

Татарстанның Алабуга районында Chery автомобиле каршы яктан килүче йөк машинасына килеп бәрелгән.

Бу хакта үзенең Telegram-каналында Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

«Алабуга районында Chery автомобилен йөртүче хатын — кыз, беренчел мәгълүматлар буенча, тизлекне арттырган, юл һәм метеорологик шартларны исәпкә алмаган, каршы як полосага килеп чыккан һәм шул юнәлештән килүче йөк автомобиле белән бәрелешкән», - диелә хәбәрдә.

Җиңел автомобиль килеп бәрелгән Шакман йөк машинасының видеорегистраторы һәлакәт мизгелен төшереп алган. Кадрларда машинаның каршы як хәрәкәт полосасына килеп чыгуы һәм ян өлеше белән зур йөк машинасына килеп бәрелүе күренә.

Ачыкланганча, Chery автомобиле руле артында хатын-кыз булган. Ул һәлакәт урынында үлгән.

Булган хәлне хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерәчәк. 

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading