Җирле үзидарәнең ике баскычлы системасы безнең республикада үзен аклады һәм ул эшли.
Авыл халкын су белән тәэмин итү проблемасы кискен тора. Район җирләрендә эре корпорацияләрнең филиаллары ачылса, яшьләр шәһәргә эшкә йөрмәс иде,аларга эш тә булыр иде, кадрлар кытлыгы да хәл ителер иде. Юлларның сыйфаты да сорау тудыра. Татарстан муниципаль берәмлекләре советы съездында муниципалитетларны аеруча борчыган мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
“Татарстан муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сүзләренчә, күп кенә районнарда халыкны, бигрәк тә яшьләрне, яңа гына уку йортларын тәмамлаучыларны эш урыннары белән тәэмин итү проблемасы бар.
– Бер үк вакытта республиканың сәнәгать үзәкләрендә кадрлар, беренче чиратта эшче һөнәрләр буенча кытлык сиздерә. Шуңа күрә хезмәт ресурсларының шактый өлеше шәһәргә китеп эшли. Анда барырга һәм кире кайтырга берничә сәгать вакыт китә. Шуңа бәйле рәвештә Икътисад һәм сәнәгать министрлыкларына, Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясенә эре корпорацияләрне муниципаль районнарда филиалларын булдыру проектларын эшләүне, урыннарда югары технологияле производстволар оештыруны, җирле кече бизнесны үз продукциясен чыгаруга җәлеп итүне сорап мөрәҗәгать итәбез, – диде ул.
Аныңча, җирлек башлыкларының да төп бурычы – һәрьяклап халыкның эшлекле активлыгына ярдәм итү, кече хуҗалыкларны үстерү. Республиканың муниципаль бергәлегендә иң зур өлешне авыл җирлекләре тәшкил итә. Алар барлыгы – 872. Гомумән алганда, авылда икътисадның бу секторы тотрыклы үсә. Кече хуҗалыкларда 128 млрд сумлык продукция җитештерелгән, ягъни бу республика авыл хуҗалыгы продукциясенең 44 проценты дигән сүз.
– Авыл тормышын һәм традицияләребезне саклап калу өчен эре агрофирмаларның эшчәнлеген кече хуҗалыклар эше белән оста яраштырырга кирәк. Әлеге уңайдан проблемалы мәсьәләләр турында әйтмичә булмый. Быелның тугыз аенда фермерларда да, шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны кимегән. Фермер хуҗалыкларының да бер өлеше ябылды. Бу, барыннан да элек, сөт бәяләренең һәм терлекләрне тоту чыгымнарының диспропорциясе белән бәйле. Шәхси һәм фермер хуҗалыкларына ярдәм программаларына төзәтмәләр кертергә, чыгымнарның гомуми үсешенә туры килә торган субсидияләрнең сыгылмалы системасын булдырырга кирәк, – дип ул Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тәкъдимнәр әзерләвен хәбәр итте.
– Шулай итеп, бер сыерга исәпләнгән субсидиянең бердәм югары ставкасын кертү, таналар сатып алуга чыгымнарны каплауны арттыру һәм башка чаралар тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта бу тәкъдимнәр Финанс министрлыгында өйрәнелә, һәм без ел башында тиешле карарлар кабул ителер дип өметләнәбез.
Авыл халкын су белән тәэмин итү проблемасына да тукталды. Бу проблеманың бер өлеше үзара салым һәм грантлар программасы кысаларында хәл ителә. Шул ук вакытта бүген су белән тәэмин итү челтәрләренең 31 процентын алыштырырга кирәк. Җәйнең эссе вакытында кайбер торак пунктларда су җитмәү сизелә, диде докладчы.
«Яшәү өчен инфраструктура» дигән яңа илкүләм проект булдырылуын ассызыклап, ул Төзелеш министрлыгыннан, муниципаль берәмлектәге халык санын, челтәрләр торышын һәм халыкның әлеге программада катнашу мөмкинлеген исәпкә алып, һәр район буенча әлеге программа объектларын сайлауга якын килүне сорады.
Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин исә юлларның сыйфаты проблемасын атады.
– Безнең районнан региональ һәм федераль әһәмияткә ия юллар төзелешенә инертлы материаллар ташу нәтиҗәсендә юлларның торышы начарайды. 600 чакрым юлның 100 дән артыгы куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, юлларны ремонтлау буенча республика программаларын формалаштырганда, инертлы материаллар ташылган районнарга финанслауның лимитларын арттыру мөмкинлеген карауны һәм шәһәр тибындагы поселоклар өчен юллар төзелешенә һәм ремонтлауга аерым өстәмә финанслау кертүне сорыйбыз, – диде ул.
«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты турында съезд эшендә катнашкан Респубика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та телгә алды.
– Проект кысаларында федераль бюджеттан 3,2 миллиард сум финанс алырга планлаштырабыз. Моннан тыш, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча республика программасын эшләтеп җибәрәчәкбез.
Финанслау күләме – 10 миллиард сум дип фаразлана. Программаның деталь планы якын көннәрдә барлыкка киләчәк. Әлеге максатчан чаралар муниципаль берәмлекләрнең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге кискен проблемаларын этаплап хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, – диде ул.
Һәм, әлбәттә, бер баскычлы муниципаль идарәгә күчүне күздә тоткан закон проекты турында да сүз кузгатмый калмады.
– Җирле үзидарәнең ике баскычлы системасы безнең республикада үзен аклады һәм ул эшли. Бер баскычлыга күчеп карарга теләүчеләр күчсен. Әгәр ул яхшырак булса, аларның эшен барып күрербез, өйрәнербез. Без үз позициябездә торырга тиешбез. Ничек инде халыктан ерагаеп булсын? – дип белдерде республика Рәисе.
Муниципалитетларының махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә булышуларын, шефлыкка алынган шәһәрләргә гуманитар ярдәм күрсәтүләрен дә ассызыклады.
– Бу өлкәдә муниципалитетларда зур эш алып барыла. Шәһәр һәм район башлыклары хәрби частьларга гуманитар ярдәмне үзләре озата баралар, – диде ул.
Комментарийлар