16+

Татарстанда ир кеше урамда бер хатын-кызга морфин кадаган да качкан

Түбән Камада 32 яшьлек хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул кичен кызы белән паркта йөргән вакытта алар янына бер ир-ат килеп сөйләшә башлаган. Аннары алар яшәгән йортка кадәр килеп җиткән.

Түбән Камада 32 яшьлек хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул кичен кызы белән паркта йөргән вакытта алар янына бер ир-ат килеп сөйләшә башлаган. Аннары алар яшәгән йортка кадәр килеп җиткән.

Ир кеше кеше кинәт кенә хатынны бер кулы белән кочагына кысып алган да икенче кулы белән аягына инъекция керткән.

Зыян күрүче кычкыра башлагач, ир кеше качкан. Медицина тикшеренүе узганнан соң, инъекциянең морфин булуы ачыкланган.

Җинаять кылуда гаепләнүче 39 яшьлек ир кулга алынган. Аны 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading