16+

Татарстанда исерек ир ике айлык кызының баш сөяген сындырган

Шикләнелүче үзенең хатыны һәм танышлары белән ишегалдында исерткеч эчемлекләр эчеп утырган.

Шикләнелүче үзенең хатыны һәм танышлары белән ишегалдында исерткеч эчемлекләр эчеп утырган.

Яр Чаллыда 26 яшьлек егеткә карата җинаять эше кузгатылган. Аны кечкенә баланың сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә гаеплиләр. Тикшерү версиясе буенча, ул, исерек килеш, берничә тапкыр баланың башын ишеккә бәргән. Сабыйның баш сөяге сынган, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерү фикеренчә, шикләнелүче Чаллыдагы 31 комплекстагы йортларның берсендә, ишегалдында үзенең хатыны һәм танышлары белән исерткеч эчемлекләр эчеп утырган. Шуннан соң ул бу вакытта өйдә булган яңа туган кызы һәм хатынының әнисе янына керә.

Ир баланың елаганын күреп, аны олы яшьтәге ханымның кулыннан тартып алмакчы булган, ләкин хатын баланы исерек әтисенә бирмәгән. Әйткәләшкәннән соң, шикләнелүче шулай да кызын тартып ала да аның белән балконга чыгып китә, шул ук вакытта ул берничә тапкыр кызының башын ишек яңакларына бәрә. Баланың баш сөяге сынган, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading