16+

Татарстанда исерек хәлдә машина йөрткән 17 яшьлек кыз берничә машина өстенә килеп кергән

Аның машинасын штраф—стоянкага алып киткәннәр, дип хәбәр итә «Челнинские известия» сайты.

Аның машинасын штраф—стоянкага алып киткәннәр, дип хәбәр итә «Челнинские известия» сайты.

22 октябрь көнне, төнлә Татарстанның Тукай районы Иске Ерыклы авылында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. «Җиделе», ВАЗ 2114 һәм Datsun on-DO машиналары бәрелешкән.

 Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы Шамил Ганиев хәбәр иткәнчә, ВАЗ 2107 белән 17 яшьлек кыз идарә иткән. Моннан тыш, ул исерек булган.

Хокук бозучыга карата административ хокук бозу турында акт төзелгән. Машинаны штраф-стоянкага җибәргәннәр.

Фото: "Челнинские известия".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading